Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Көллият һәм техникумнарда белем алуны бушлай итәргә планлыйлар

Россиядә урта махсус белем бирү бушлай булырга тиеш. РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин шундый фикерен белдерде.

Аның сүзләренчә,  парламентның түбән палатасында узачак Хөкүмәт сәгатендә әлеге мәсьәлә хакында фикер алышырга ниятлиләр.

Урта һөнәри белем бирү бушлай булырга тиеш дигән фикерне алга сөрәчәкбез, - диде Володин.

Ул үз позициясен илдә эшче кадрларга кытлык күзәтелүе белән аңлатты. Шул сәбәпле, һөнәрне бушлай нигездә үзләштерү мөмкинлеген бирергә кирәк.

Элегрәк Володин уртак махсус белем алырга ниятләгән мәктәп укучыларының Төп дәүләт имтиханын тапшыруы максатка туры килүенә бәйле мәсьәләне тикшерү ихтыяҗы бар дип белдергән иде. Ул шулай ук мәктәп укучыларына йөкләнешнең чиктән тыш зур булуын әйтте.

Тулырак:

Кадрия Гамирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев