“Китап” радиосыннан елап китүче артистлар да бар
Интернет челтәрендә сөйләүче “Китап” милли радиосы көннән-көн популярлашып килә. Ни кызганыч, аны Чирмешәндә, гомумән, районнарда радиоалгычлар аша тыңлап булмастыр. Ә менә мишәр акцентлы алып баручылар бу радиода эшләргә мөмкин.
“Китап” радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов республика районнарының мәгълүмат чаралары журналистлары өчен онлайн режимда узган матбугат конференциясендә шулар хакында да әйтте.
“Китап” әле бик яшь, өч айлап кына эшли. Әмма аның инде бүген 20 меңнән күбрәк даими тыңлаучысы бар. Россиядән кала, аны Төркиядә, Украинада, АКШта, Чехиядә, Испаниядә тыңлыйлар икән. Радио тапшырулары Татарстанда, Башкортстандагы милләттәшләребез арасында аеруча популяр.
-Аудиториябезне барлап торабыз, тыңлаучыларыбызның күбесе, 75 проценты - хатын-кызлар һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр. Алар югары белемле, әдәби әсәрләр, шигырьләр тыңларга яраталар, - ди Алмаз Таһир улы.
Инде мәгълүм булганча, “Китап“ радиосы, исеменнән күренгәнчә, югары зәвыклы кешеләргә йөз тоткан. Эфирда әдәби әсәрләр, җырлар, милли моңнар тапшырыла. Җитәкчеләре әйткәнчә, анда китап яңгырый. Кичке 10нан иртәнге алтыга кадәр радидодан бары әдәби әсәрләр генә тыңларга мөмкин. Аларны укырга артистларны чакыралар.
-Артистларыбыз әсәрләрне шулкадәр бирелеп, күңелләре аша уздырып укыйлар, алар арасыннан студиядән хәтта елап чыгучылар да булды, - ди радионың конференциядә катнашкан хезмәткәре - тапшырулар мөхәррире Гөлинә Шәйхи.
Әлеге радиода бары өч кенә хезмәткәр эшли. Гөлинә Әтнә театрында эшләгән актриса. Артистлык - бала чагының бер теләге булса, радио алып баручысы булу - икенче хыялы. Бер газетага биргән интервьюсында әйткәнчә, “кем арбасына утырса да, үз җырын җырлаучы шәхес”.
-Холкы кызу, һәрвакыт үз фикере бар, шулай булырга тиеш тә, - диде аның хакында Алмаз Миргаязов.
-Әйе, килешмим икән, үз фикеремне әйтәм инде, - диде компьютер мониторы аша бик сабыр, күндәм булып тоелган Гөлинә.
-Безнең Чирмешәндә, районнарда “Китап”ны радиоалгычлар аша тыңлап булачакмы? – дигән соравыбызга исә Алмаз Миргаязов:
-Мин скептик кеше. Киләчәктә, гомумән, шундый технологияләр чорында радиотапшыруларны FM ешлыгында, радиоалгычлар аша тыңлау юкка чыгачак. Хәзер телефоннар, смартфоннар, башка җайланмалар заманы. FM ешлыгы бик кыйммәт, ешлык тоту рентабельле түгел, - дип бераз күңелне төшерде. Ә менә мишәр районыннан бер хезмәттәшебезнең: “Мишәр акцентлы кеше радио алып баручысы булып эшли аламы? - дигән соравына: “Оста, сәләтле булса, мин аны бик рәхәтләнеп эшкә алыр идем”, - диде.
Үзләренә көндәшлек хакында
-Көндәшлек кирәк. Без кешеләр эшләмәгәнне, башкаларның башына җитмәгән проектларны тормышка ашырырга тырышабыз. Кояш астында һәркем үз урынын табарга тиеш, - диде Алмаз.
Китап укырга авырсынучы, күзе начар күрүче, әмма матур әдәбият яратучы кешегә “Китап” - чын дус. Аны кайда да тыңлап була.
-Радиобызны суган тураганда аш бүлмәсендә дә тыңларга уңай булсын, дибез. Максатыбыз - китапка, әдәбиятка ихтирам, хөрмәт тәрбияләү, - диде Алмаз Миргаязов.
“Китап”ны интернет аша тыңларга, телефонга мобиль кушымта итеп йөкләргә мөмкин. Кыскасы, “Китап”ка, алып баручылары үзләре әйтмешли, колак салып карагыз әле. Бәлки ошап китәр.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Мин бик яратып тыңлыйм бу радионы. Мәгънәле җырлар, әсәрләр, шигырьләр яңгырый. Молодцы, моны оештыручыларның. Иҗади уңышлар телим.
0
0