Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Киләсе ике елның Россия өчен авыр булачагын фаразладылар

Киләсе ел ярым-ике елда бик катлаулы вазгыятьтә яшәячәкбез, дип белдерде Россия Хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин. Ул бу турыда Закон чыгаручылар советы президиумы утырышы барышында әйтте.

Депутат бүгенге вазгыятьтә көчебезне дөрес исәпләргә, ресурсларны санарга кирәк булуы турында искәртте.

«Хәзер, ел азагында һәм киләсе елны, ягъни бер ярым-ике елга якын вакытта без бик катлаулы вазгыятьтә яшәячәкбез. Шуңа күрә көчебезне һәм ресурсларны бәяләү бик мөһим», – диде ул.

Якынча мәгълүматларга караганда, Россия Федерациясе икътисадын тотрыклыландыру өчен бюджеттан тотылачак өстәмә чыгымнар 2022 елда 4 трлн сумнан артык булачак, дип билгеләп үтте Кудрин.

Ул хәзерге вакытта Россия Хөкүмәтенең кризиска каршы сәясәт алып баруы, илдәге халыкка һәм үзебезнең ил бизнесына ярдәм итү өчен моңарчы күрелмәгән чаралар күрелүе турында әйтте.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев