Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Киләсе эш атнасы кыска – дүрт көнлек булачак

Россиядә киләсе эш атнасы, Яз һәм Хезмәт бәйрәме якынлашу сәбәпле, кыска булачак. Ул 27 апрельдән 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Шулай итеп, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – дүрт көн эшләячәкбез. Шуннан соң безне 1 майдан 3 майга кадәр өч көнлек ял көтә.

Моннан тыш бәйрәм алды көне – 30 апрельдә эш вакыты 1 сәгатькә кыскара.

Аннары, биш көнлек эш атнасыннан соң, шимбә 9 майдан дүшәмбе – 11 майга кадәр, тагын өч көн ял итәчәкбез. 8 майда эш вакыты 1 сәгатькә кими.

Гомумән, быел май ае 19 эш көне һәм 12 ял көненнән тора.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев