Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Киләсе елның үзенчәлеге нәрсәдә?

Хуҗасы Яшел Аҗдаһа булган 2024 ел — кәбисә елы. Куркырга ашыкмагыз...

Әйе, соңгы кәбисә елы һәммәбезнең исендә — 2020 елда дөньяны коронавирус пандемиясе тетрәтте. Әйдәгез, моны очраклы туры килүгә санап, яхшыга ышаныйк. Яңа елга кергәндә позитив карашта булу бик мөһим! Кәбисә елы елмаеп торучы оптимистларны ярата. Ә һәрвакыт кашлары җыерылганнарны өнәми.

Шулай да кайбер кисәтүләргә игътибар итегез. Мондый елда ниндидер зур эшләргә тотынырга, үзгәрешләргә керешергә ярамый. Өйләнешү дә хәерле булмый, дип саныйлар.

Алдагы ел тотрыклылык ярата. Быел башланган эшләрне җайлап кына дәвам итәргә кирәк булыр. Көнчыгыш календаренда Яңа ел һәрвакыт төрле даталарда башлана. Бу юлы Аҗдаһа патшалыкны 10 февральдә алачак. Ә алдагы елның 28 гыйнварында аның хакимлек вакыты тәмамланачак. Бу, әлбәттә, формаль кысалар. Мифологик зат бик шәфкатьле, шуңа аның килүен алдан билгеләвегезгә һич ачуланмас.

Яңа елны каршылаганда яшел, кызыл, алтынсу төсләргә өстенлек бирегез. Ә өстәлегездә янып торган кызыл җимешләр булу хуплана.
Аҗдаһа — көчле зат, ул максатчан кешеләргә уңыш алып килә. Ел хуҗасы бик зирәк тә. Ул конфликтларга кермәскә, компромисслар табарга киңәш итә. Ә менә бурычлардан һәм кредитлардан котылырга тырышыгыз. Аҗдаһа “артык койрыклар”ны бик өнәми...

Гүзәл Шәфыйкова фотосы.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев