Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кибеттә алданмагыз!

Маркетологлар зур кибетләрдә сатып алучыны артык әйбер алдырырлык берничә ысул уйлап тапкан.

1. Су буе чират. Касса төбен, гадәттә, вак-төяк белән тутыралар. Чиратта торган арада сатып алучы кәрзингә тагын берничә тауар салып өлгерә.

2. Кыйммәтле тауарны күз уңына тезү. Арзанрак әйбер алырга теләсәгез, аны аскы яки өске киштәдән эзләгез.

3. Тиенле бәя. 35 сум 99 тиенне без 35 сум дип кабул итәбез. Чынлыкта ул бит 36 сум!

4. Акцияләр. Кайчак кибеттә чыннан да бәясен зур саннар белән язып,тауарны акция белән саталар. Ә кайбер әйбернең бәясен төшермичә дә акция дип тәкъдим итәләр. Сатып алучы ышанып алдаңа.

5. Арба. Супермаркетка ипигә генә керсә дә, кеше ишек төбеннән арба тәгәрәтеп китә һәм... кирәген дә, кирәкмәгәнен дә тутырып чыга.
 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев