Холестеринны киметү өчен идеаль продуктны атадылар
Эри торган клетчатка һәм витаминнарның югары күләме брокколины авырлыгын киметергә, кан басымын һәм холестеринны нормаль хәлгә китерергә теләгән кешеләр өчен идеаль продуктка әверелдерә. Диетолог Ягмур Сатыроглу Cumhuriyet басмасына шулай дип белдерде.
Моннан тыш, брокколи сульфорафанга — яман шешне кисәтә торган органик кушылмага да бай. Әлеге яшелчә составына керүче К витамины сөякләрнең ныгуына булыша, ә В төркемендәге витаминнар чәчләрнең сәламәтлеген тәэмин итә.
«Составында А һәм С витаминнары булган брокколи шулай ук антиоксидант үзлекләренә ия булганлыктан организмның каршы торучанлыгын да арттыра. Иммун системасын ныгытучы брокколи аеруча кышкы авырулардан ныклы калкан функциясен үти», — дип искәртте Сатыроглу.
Продуктның файдалы үзлекләре саклансын өчен, диетолог брокколины парда пешерергә тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев