Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Хезмәт хакы күпме булыр?

Путин отчет таләп итә.

20 апрельгә кадәр Россия Президенты Владимир Путин алдында бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы белән бәйле вәзгыять турында отчет тотарга тиешләр. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Россия Хөкүмәтенә ил субъектларының башкарма хакимият органнары белән берлектә бюджет өлкәсе оешмаларында эшләүчеләргә хезмәт хакы системасын анализларга һәм әлеге хезмәткәрләрнең эш хакы дәрәҗәсенең максатлы күрсәткечләргә туры килүен билгеләргә кирәк", - дип яза ТАСС, Кремль чыганагына таянып.

20 апрельгә кадәр Россия Президенты Владимир Путинга бюджет хезмәткәрләренең эш хакы белән бәйле вәзгыять турында хәбәр итәргә тиешләр. Мондый пункт Министрлар кабинеты әгъзалары белән киңәшмә нәтиҗәләре буенча дәүләт башлыгының йөкләмәләре исемлегенә кертелгән.

Элегрәк Мәгариф һәм фән министрлыгында конкрет төбәкнең барлык оешмалары укытучыларының хезмәт хакларын тигезләү планнары турында белдергәннәр иде. Хезмәт хакы күләме укытучының квалификациясенә бәйле булачак. Моннан тыш, педагогларга кызыксындыру һәм компенсация түләүләрен саклап калу планлаштырыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев