Керкәле авылы тарихы
Бу торак пункт дүртенче сан алу, ягъни ревизия (1782 ел) материалларында "Ибрайкино" (Ибраевлар) - Каргалы исеме астында үтә. Бу атаманың мәгънәсен ничек аңлатырга? Ибрай-Ибраевлар исемнәренә караганда, авыл җир (биләмә) хуҗасы хөрмәтенә шулай аталган, ә андыйлар Казан ханлыгы чорында яки 1656 елдан хәрби хезмәт итүче кешеләргә җир бүлеп бирелгәннән соң булырга...
Бу торак пункт дүртенче сан алу, ягъни ревизия (1782 ел) материалларында "Ибрайкино" (Ибраевлар) - Каргалы исеме астында үтә. Бу атаманың мәгънәсен ничек аңлатырга? Ибрай-Ибраевлар исемнәренә караганда, авыл җир (биләмә) хуҗасы хөрмәтенә шулай аталган, ә андыйлар Казан ханлыгы чорында яки 1656 елдан хәрби хезмәт итүче кешеләргә җир бүлеп бирелгәннән соң булырга мөмкин.
Ләкин 1782 елда ревизия буенча бу авылда хәрби хезмәт үтүче кеше булуы күрсәтелмәгән, ә ясак (салым) түләүче татар милләтеннән 72 ир исәпкә алынган. Һәм без ясаклы (салым-түләүле) - гади дәүләт яки өстәмә Казан адмиралтействосына теркәлгән ясаклыларның (лаш- манлылар) нинди булуын әйтә алмыйбыз {әлегә). Авылның үсеше, барыннан да бигрәк, түбәндәге тәртиптә барган: хезмәт үтәүчеләрдән кемдер Ибрай биләмәгә җир, өстәвенә шактый күләмдә, 1 00-гә хәтле һәм артыграк та дисәтинә алган, ләкин үзе аны эшкәртмәгән, әрәмтамакларга, төрле категория качкыннарга биргән. Ибрайга арендага җирне хезмәте өчен биргәннәр,ләкин ул аны мирас буенча тапшыра яки сата алмаган. Аны башка урынга күчерүләре дә бик мөмкин, ә аның җирендә крестьяннар калган, 1704 елда аларны рәсми исәпкә алалар һәм "ясаклы крестьяннар" дигән статус белән "бүләклиләр".
1861 елгы җир реформасы алдыннан авыл общинасы артына 1250 дисәтинә яки ул чакта булган 195 ир кешенең һәркайсына 6,4-әр дисәтинә уңайлы җир беркетелгән. Гомум халык 386 кеше тәшкил иткән (1858 ел.). 1897 елга халык саны икеләтә арта һәм 777 кешегә җитә. 1906 елда биредә 144 гаилә яшәгән, тагын 4-се качып йөрүдә була, халыкның гомум саны 926 кеше тәшкил итә, шул исәптән ирләр 446 кеше. Җир өлешләре, әлбәттә, кими, алар бер ир җанына 2,8 дисәтинәдән артмый.
1906 елга ук инде Ибрай Каргалыда ике эре җир милекчесе теркәлгән, бу ике хуҗалыкта, гомумән, шәхси милек хокукында 388 дисәтинә уңайлы җир исәпләнә, өстәвенә алар община составында булалар. Андый эре милекчеләр хәтта Столыпин реформасыннан соң да районда гаять аз була.
Җир бу милекчеләрдән сатып алына. Без бу эре хуҗаларның фамилияләрен белмибез, ләкин 1910 ел астында милекчеләрнең берсенең фамилиясе Миннекәев дип теркәлгән. Хәер, ул чакта, 1910-да алар инде күбәү була. Бу елда, сүз уңаеннан, авылда халык саны 992 кешегә җитә.
Тагын 20 елдан, 1930нчы елны авылда яшәүчеләр ике мәртәбәдән дә артыгракка кими һәм 1930 елның 1 октябренә биредә 454 кеше яшәгән.
Николай Фролов,
туган як тарихын өйрәнүче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев