Каз бәбкәсен ничек сайларга?
Сәке астында утырган казыгыз булмаса, бу киңәшләргә колак салыгыз.
Каз бәбкәсен сатып алганда ук эрене сайларга киңәш итәләр. Вак бәбкә каз булгач та шулай вак булып кала.
Шулай ук аягында нык басып торуы кирәк. Бәбкәнең башын артка таба сыйпап карарга кирәк. Әгәр ул егылмыйча, аягында басып кала икән, бу – яхшы дигән сүз. Егылып, тора алмыйча азапланган бәбкә өметле түгел.
Тагын бер төрле сынап карарга мөмкин: бәбкәне аркасына яткырып, кендеген карагыз. Әгәр ул эчкә суырылган һәм караңгы төстә икән, авыру яки инкубацияне дөрес узмаган дигәнне аңлата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев