Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кармыштан Ильяс Бикбаев Европа белән дә элемтәдә

Түбән Камада яшәүче якташыбыз авылдашы - Советлар Союзы Герое Бари Габдрахманов исемен еракларга ишеттерү өчен тырыша. Хәтта Җиңү бәйрәме көнне дә ул радиоэфирга чыкты. Кармыштан. "Нижнекамскнефтехим" акционерлык җәмгыятенең участок мастеры ул. Радиоэкспедиция җитәкчесе. Шул каладагы Җиңү монументы янында 1 майда старт алган чираттагы, инде дүртенче экспедицияне дә Бөек Җиңүгә багышлаганнар....

Түбән Камада яшәүче якташыбыз авылдашы - Советлар Союзы Герое Бари Габдрахманов исемен еракларга ишеттерү өчен тырыша. Хәтта Җиңү бәйрәме көнне дә ул радиоэфирга чыкты. Кармыштан.

"Нижнекамскнефтехим" акционерлык җәмгыятенең участок мастеры ул. Радиоэкспедиция җитәкчесе. Шул каладагы Җиңү монументы янында 1 майда старт алган чираттагы, инде дүртенче экспедицияне дә Бөек Җиңүгә багышлаганнар.
Ильяс Нурислам улы шул чорда Яңа Чишмә - Чистай- Казан - Тәтеш - Апас - Буа һәм Чирмешән аша озын юл узган.
-Максатым анык - Бөек Ватан сугышы каһарманнарының һәм тыл хезмәтчәннәренең исемен мәңгеләштерү, - ди Бикбаев. -Билгеле, иң элек мин махсус чакыру позывноем аша (РП70БГ, Россия Победа 70 Бари Габдрахманов) Бари Габдрахманов турында мәгълүмат таратам.
Радиосөюче якташыбыз Россиянең байтак төбәкләре, хәтта чит илләр белән дә элемтәдә. Аны Бари Габдрахманов һәлак булган Кировоград шәһәрендә дә ишетәләр. Ул калада герой якташыбыз исемен йөртүче урам да бар икән.
Ильяс Бикбаев, үзе әйтүенчә, сугышчы татар геройлары - Бөек Җиңү каһарманнары турында гади генә аппаратура ярдәмендә сөйләүче - эфирга чыгучы, үзе кебек фанатлар белән элемтә тотучы бердәнбер радиосөюче. Бу эшкә яшьләрне дә җәлеп итә, радиотүгәрәк оештырган.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Кармыш авылы