Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кармыш мәктәбенә судья килгән

Быел Кармыш мәктәбенең беренче сыйныфына кергән алты балага уку кирәк-яраклары җыелмасы тапшырдылар. Сабыйларны шундый бүләкләр белән Яшәүче авылы егете Илшат Харисов сөендергән. Чаллы шәһәрендә яшәп, бройлер кошчылык фабрикасының Тукай районындагы бүлеге директоры урынбасары булып эшләүче игелекле якташ укытучыларына чәй эчәргә матур чынаяклар да алып кайткан. -Безне, барыбызны да, яңа уку...

Быел Кармыш мәктәбенең беренче сыйныфына кергән алты балага уку кирәк-яраклары җыелмасы тапшырдылар. Сабыйларны шундый бүләкләр белән Яшәүче авылы егете Илшат Харисов сөендергән.

Чаллы шәһәрендә яшәп, бройлер кошчылык фабрикасының Тукай районындагы бүлеге директоры урынбасары булып эшләүче игелекле якташ укытучыларына чәй эчәргә матур чынаяклар да алып кайткан.
-Безне, барыбызны да, яңа уку елы белән котлаган әлеге юмарт затка бик зур рәхмәт, - ди мәктәп директоры Гөлнур Якупова. -"Татар-башкорт көрәше буенча югары категорияле судья" дигән мактаулы исеме дә булган Илшат туган авылы Яшәүчедә Сабан туйларын төп оештыручыларның берсе. Бәйрәмне бик күңелле итеп алып та бара. Үзендә укып чыккан шундый егетләр белән мәктәбебез ничек горурланмасын инде?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карамышево