Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кар суларына урын кирәк

Язгы ташу алдыннан районыбыз территориясендәге зур буаларның суын бушата төшү зарур. Белгечләр әйтүенчә, кинәт эреткән очракта, кар сулары торбаларга сыймыйча, буалар ташып чыгарга мөмкин. Район башкарма комитеты авыл җирлекләре башлыкларына гидротехник корылмаларның эшермәләрен ачып суны җибәрү хакында күрсәтмәләрен бирде инде. -Буаларны булган суның чама белән утыз процент өлешен калдырып саегайту...

Язгы ташу алдыннан районыбыз территориясендәге зур буаларның суын бушата төшү зарур. Белгечләр әйтүенчә, кинәт эреткән очракта, кар сулары торбаларга сыймыйча, буалар ташып чыгарга мөмкин.

Район башкарма комитеты авыл җирлекләре башлыкларына гидротехник корылмаларның эшермәләрен ачып суны җибәрү хакында күрсәтмәләрен бирде инде.
-Буаларны булган суның чама белән утыз процент өлешен калдырып саегайту киңәш ителә. Бу турыда авыл җирлекләре җитәкчеләренә күптән аңлаттык,- ди Гражданнар оборонасы бүлегенең әйдәп баручы белгече Мирзагали Мирзаянов.
Районыбызда 16 гидротехник корылма - зур буа бар. Аларның бишесен - Лашман, Югары Кәминкә, Туймәт, Кара Чишмә, Ивашкино авыллары янындагыларын соңгы берничә елда ремонтладылар. Хәзер Иске Котыш, Күтәмә янындагы буаларны озакка сузмыйча ныгытасы бар. Алар авария хәлендә ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан