Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Каникул: ялмы, бәламе?

28 декабрьдә кышкы каникул башлана. Россия мәгърифәт министры Ольга Васильева балаларга кышкы каникулда өй эше бирмәскә дигән фикердә. Ә менә җәйге ялны үзгәрешләр көтәргә мөмкин. Мәгариф түрәләре каникулны кыскартырга тәкъдим итә. Кыскарган җәйнең файдасы булырмы?

Оныклар ял итсен!

Министрга кышкы каникулда өй эше бирмәүләрен сорап өч оныгы булган бабай мөрәҗәгать иткән. Көн буе өй эше әзерләп, реферат язып утыргач, оныкларга ял тәтемәчәк, дип борчыла ул. “Бу – нормаль хәлме?” – дип тә сораган.

– Әлбәттә, юк. Бу хакта мин узган ел ук әйткән идем, быел да кабатлыйм. Каникул вакытына өй эше бирергә кирәкми. Кайчак әти-әниләр аны гаилә белән бергәләп эшләүдән зарлана. Кайберләре төнге сәгать 12гә кадәр утыра икән. “Нигә бала, катлаулы дәреслекләрне аңламыйча, сәгатьләр буе утырырга тиеш?” – диючеләр дә бар, – дип җавап бирде Ольга Васильева. – 5–6 нчы сыйныф укучылары белемне тормышта ничек кулланасын белми. Моны халыкара тикшерүләр дә күрсәтә. Белем сыйфатын бәяләүче тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча без дөньяда 31 нче урында торабыз, элек беренче идек. Хәзер, сыйфатны арттыру өчен, стандартларны яңартабыз, яңа интерактив биремнәр эшлибез. Киләсе тикшерүләр 2021 елда уздырылачак, анысында нәтиҗәләр яхшырыр дип өметләнәбез.

Өй эше – мәңге бетмәс тема. Әти-әниләр бервакытта да зарланудан туктамаска охшаган. Хәзер алар бу хакта сөйләгәндә, күршеләр, гаилә белән эшләгәнлекләрен кыстырырга тырыша. Ә менә җәйге каникул өлешенә керергә тәкъдим итү – монысы иске авыздан яңа сүз түгел. Дәүләт Думасындагы Мәгариф һәм фән комитетының аппарат җитәкчесе урынбасары Алексей Майоров, балалар уку дәвамында арый дип, җәйге каникулны кыскартырга тәкъдим итә. Моны ул уку сәгатьләрен дөрес итеп бүлү, мәшәкатьне киметү өчен кирәк ди. Аның фикеренчә, бигрәк тә өченче чирек артык озын һәм ул балаларга кыенлык тудыра. Шуңа күрә биш атна укып, бер атна ял итәргә тәкъдим итә. Шул ук вакытта: “Җәйге каникулны кыскарту белән күпләр ризалашмаячак, укучылар, укытучылар җәй көне ял итәргә ияләнгән”, – дип тә әйтә.

Социаль челтәрләрдә депутатның фикерен хупламаучылар шактый. Бу тәкъдим укытучыларның да ачуын чыгара. Янәсе, алар болай да өч ай ял итми.

– Укытучы ел буе эшли, атнага бары бер генә көн ял итә. Июнь аенда лагерьда эшли, башка вакытта сыйныф бүлмәләрен яңа уку елына әзерли, яңа уку елына план төзи, – дип яза бер укытучы.

Тулырак бу хакта https://vatantat.ru/2019/12/kanikul-yalmy-bәlame/ сайтында укыгыз

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев