Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кайчан җылытачагын фаразладылар

Бу көннәрдә Татарстанда Скандинавиядән үтеп кергән антициклон хөкем сөрә. Явым-төшем юк диярлек. Төнге сәгатьләрдә урыны белән -5 градуска кадәр суыта.

Көндез һава температурасы әкренләп артачак. Чәршәмбе – 15 майда +10…+15 градус, пәнҗешәмбе – 16 майда +15…+20 градуска кадәр. Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә – 17-18 майда көндез һава температурасы +15….+20 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +4…+9 градус көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Сүз уңаеннан, айның беренче декадасында республикада тәүлеклек уртача температура нормадан 7-11 градуска түбәнрәк тәшкил иткән. 1999 һәм 2000 нче елларда май аеның беренче яртысында шулай суык булган.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев