Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кайберәүләргә көтелмәгән бәхет киләчәк!

Танылган астролог Тамара Глоба 2023 елның апрель ахырында йолдызнамәнең чын мәгънәсендә бәхетле булачак өч билгесен атады. Йолдызлар аларга барлык башлангычларда да ярдәм итәчәк һәм элекке проблемаларны хәл итәргә булышачак.

Сукояр билгесе вәкилләре гаиләләренә таянырга тиеш. Иске конфликтларны җайга салырга һәм үз яртысы белән мөнәсәбәтләрдә аңлашырга кирәк. Сукоярларга ныклы карар кабул итәргә һәм мөһим адым ясарга вакыт – аерылышу яисә туй. Сайлаган карарлары дөрес булачак, дип ышандыра йолдызлар. Финанс ягыннан апрель ахыры — Сукоярлар өчен иң уңайлы ай, яңа проектларга батырчылык белән тотынырга мөмкин, карьера үсеше ихтималы зур.

Апрель ахырында Бизмәннәр тормышында барысын да баштан-аяк әйләндерүче кеше пәйда булачак. Билгенең парлы вәкилләре өчен кинәт моңа кадәр билгесез офыклар ачылачак. Карьерада шулай ук күтәрелеш көтә: көтелмәгән хезмәттәшлек тәкъдиме алырсыз. Йолдызлар үзгәрешләрдән курыкмаска һәм иң авантюралы проектларга да ризалык бирергә куша.

Кысла үзен гаиләсенә багышласын. Вакыт табып, якын кешеләргә мөмкин кадәр күп игътибар бүләргә кирәк. Шушы көннәрдә Кысланы бик мөһим эш сәфәренә җибәрәчәкләр яисә бик җаваплы проект тапшырачаклар. Кысланың киләчәк карьерасы әле үзен ничек күрсәтүенә бәйле. Йолдызлар Кысла ягында, шуңа алар барлык мәсьәләләрне хәл итә алачак.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев