Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Каен суы тәмле дә, шифалы да...

Бу язгы көннәрдә әлеге файдалы суны эчеп калырга тырышыгыз.

Язны без җылы кояш нурларын, җир өстен чистартучы ташкыннарын, сызгырып җырлаучы сыерчыкларын, кар эрү белән калкып чыгучы умырзаяларын күрер өчен сагынып көтеп алабыз. Сәламәтлек өчен файдалы булган каен суын да нәкъ менә табигать кышкы йокыдан уянганда тәмләп карарга була. Уңган хуҗалар һәм хуҗабикәләр шома ак кайрылы каен агачының суын гына түгел, бөреләрен дә, яфракларын да хәстәрләп куя. Тик бу эшне агачларга зыян китермичә, сак кына башкарырга кирәк.

Медицина максатларында каенның бөреләрен, яфракларын, каен суын, агачыннан алына торган дегет һәм күмерен файдаланалар. Бөреләрендә 6 процентка якын эфир мае бар, аның составына бетулен һәм бетуленол, сесквитерпеннар керә. Яфракларында бетулоретин һәм аскорбин кислоталары, сапониннар, эфир мае, гиперозид һәм дуплау матдәләре булуы ачыкланган.

Каен суы, шулай ук аның консервланганы да, организмны гомум ныгыту чарасы буларак киң кулланыла. Ул витаминнарга, минераль тозларга, төрле микроэлементларга бай, анда алма кислотасы, шикәр, дуплау матдәләре, хуш исле башка матдәләр бар.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X