Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Каен сутын ничек дөрес җыярга һәм кулланырга?

Каен сутының файдалы икәнен һәркайсыбызның ишеткәне бардыр, ә менә аны ничек, кайчан җыярга, ни рәвешле сакларга һәм кулланырга – барыбыз да белеп бетермибез. “Кызыл таң”ның бүгенге консультациясе шушы темага багышлана.

Аермасы нидә?

Беренче карашка, каен суты гади судан әллә ни аерылып та тормаган кебек, әмма аның составы һәм тәме башка.
Көз көне агач тамырлары язда үзенә кирәк булачак төрле файдалы матдәләрне туплый. Кар эри башлагач та туфракның дымлылыгы арта, агачның җир асты өлешенә басым барлыкка килә. Уянган тамырлар бу дымны үзләштерә һәм насос кебек эшли башлый, суны кәүсә буйлап өскә этәрә. Шулай итеп, барлык су һәм анда эрегән макро һәм микроэлементлар кәүсә һәм ботакларга да күтәрелә, нәтиҗә буларак, бөреләр тулыша, арытаба яфрак яру процессы башлана.

Кайчан җыярга?

Каен сутын җыю сезоны язның ничек килү вакытына карап аерыла. Үзәк Русиядә, кагыйдә буларак, ул март уртасыннан башлана һәм дүрт-биш атна дәвам итә. Бу көннәрдә агачлар иң күп сут бирә. Каен суты үтәкүренмәле һәм төссез, ә тәме бераз татлы. Аны шунда ук эчәргә яисә соңрак төрле эчемлекләр, мәсәлән, күәс әзерләү өчен кулланырга мөмкин. Шулай ук аңардан сироп ясыйлар һәм кондитер эшләнмәләренә өстиләр.

Ничек дөрес?

Бу эшне кәүсәдә кечкенә тишек ясап башкаралар. Аңа сыеклык агып торсын өчен самавырның краны рәвешендәрәк кечкенә борынчык кидерәләр һәм целлофан капчык яисә шешә эләләр. Тагын да гадирәк вариант бар: агачның ботагын кисеп, аңа кечкенә шешә яки пакет элү.

Кайсысы сутны мул бирә?

Сут җыю өчен каенның һәр төре яраклы. Ләкин файдаланыр алдыннан түбәндәгеләрне белергә кирәк:
1. Агачны тикшерегез.
Каенның сәламәт булуына инаныгыз: кабыгы тыгыз һәм бербөтен булырга, анда гөмбә һәм күгәрек булмаска тиеш.
2. Агач сайлаганда каенның яшен түгел, ә күкрәк биеклегендәге ботак диаметрын билгеләргә кирәк. Яхшы үскән ябалдашлы, диаметры 20 см булган каеннарны сайлагыз. Диаметры кечерәк яисә ябалдашы аз үсеш алган каеннар бик аз сут бирәчәк. Иң тәмле сутны калкулыкларда үсеп утыручы каеннар бирә.
3. Сут хәрәкәтен тикшерегез.
Кәүсәне җәрәхәтләгәнче, агачта сут хәрәкәте башланганмы-юкмы икәнен ачыклагыз. Моның өчен кечкенә ботакны сындырырга мөмкин: әгәр аннан сыеклык тамса, процесс башланган дигән сүз. Шулай ук һава торышына да игътибар итәргә кирәк. Гадәттә, каеннарда сут бүленү ноль градус тирәсендә башлана.
4. Тирә-юньне өйрәнегез.
Сут җыярга җыенган районның экологик яктан никадәр чиста булуын ачыклагыз. Әгәр якын-тирәдә каты көнкүреш калдыклары полигоны яисә зур сәнәгать предприятиеләре урнашкан булса, моннан ераграк китү яхшырак.
5. Законнарны белегез.
Хәзерге законнар каен суты җыюны тыймый. Һәркем урманга килеп, аны үзе өчен җыя ала. Ләкин бу шәһәр эчендәге тыюлык һәм махсус саклана торган зона яисә парк булса, штраф чәпәргә мөмкиннәр. Сутны сату өчен җыючыларга аерым кагыйдәләр бар.

Комсызланмагыз!

Сутны күпме эчә аласыз, шулкадәр генә җыегыз.
Аны, туңдырып куймасаң, өч тәүлектән дә артык саклау кирәкмәс. Шуны да белегез: диаметры 30 сантиметрга кадәр булган бер агач көненә 7 литр сут бирә ала. Төрле тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, хәтта иң көчле суырткыч белән алганда да, агач үз ресурсының 5 проценттан артыгын бирмәячәк. “Зур агачта да күп тишек ясау мәгънәсез. Сутны сез барыбер ике-өч тишек аша алган кебек үк алачаксыз”, – дип раслый белгечләр.

Агачка зыян китермәгез!

Интернетта табып була торган киңәшләрнең берсе – сутны җыеп алганнан соң кабыгында ясалган тишекне балчык, мүк белән томалау. Бу сут хәрәкәтен туктатырга һәм агачны инфекциядән сакларга ярдәм итәчәк дип фаразлана.
“Агач өчен мондый тишек безнең өчен бармактан кан алудан да куркыныч түгел, – ди белгечләр. – Каен, сут агуны туктатып, үзе дә тишекне каплый ала. Ләкин агач Inonotus obliquus (чага гөмбәсе) йоктырса, ул һәлак булачак. Шуңа күрә балчык, яисә башка катнашма белән кәүсәне сылап китү, киресенчә, аңа зыян китерергә мөмкин. Сыланган катнашма астында дым җыела, бу урын карая, арытаба чери башлавы да ихтимал. Моннан тыш, сут агачка зыян китерерлек дәрәҗәдә агып чыга алмый.

Файдасы

Каен суты файдалы минералларга һәм антиоксидантларга бай, ди белгечләр. Аерым алганда, андагы магний кан тамырлары системасы өчен файдалы, төрле органик кислоталар бактерияләр белән көрәшергә булыша һәм аларның антиоксидант, ягъни организмны яшәртү тәэсире бар икән.
Каен суты составында, шулай ук, кальций һәм цинк бар. Моннан тыш, калорияләрнең аз булуы аркасында, каен сутын эчү – буй-сынга зыян китермичә сусауны канәгатьләндерүнең яхшы ысулы.
Каен сутының тагын берничә файдалы үзлеге бар. Ул сөякләр ныклыгы өчен бик яхшы. Магний – кеше организмындагы иң мөһим минералларның берсе, аның күп өлеше сөяк тукымасында туплана. Ул сөяк тыгызлыгын саклый, аларны масса югалтудан саклый һәм остеопорозны кисәтү өчен кирәк.
Магний энергия җитештерүдән алып, ДНК синтезына кадәр берничә йөз (!) химик реакциядә катнаша.
Сут составындагы марганец ирекле радикаллар белән көрәшүче берничә фермент һәм антиоксидантлар җитештерү өчен кирәк. Ләкин марганецның артык булуы агулануга китерергә мөмкин.
Йөрәк-кан тамырлары системасын саклау өчен дә файдасы бар каен сутының. Кайбер илләрдә исә каен суты төрле косметик чараларның популяр ингредиенты булып тора. Аны кремнарга өстиләр.
Максималь файда алу һәм барлык минераль матдәләрне җиңел үзләштерү өчен көненә 150-200 миллилитр каен суты белән чикләнергә кирәк. 200 миллилитр каен сутында 2 миллиграмм марганец бар, бу тәүлеклек куллану нормасы булып тора.
Иң яхшысы – каен сутын чиста килеш, шикәр кушмыйча эчү. Моны урманда, җыеп алганнан соң ук эшләргә мөмкин. Ләкин башка юллар да бар. Мәсәлән, аны үлән чәйләре яисә лимон кушып эчәргә мөмкин.
Кем сак булырга тиеш?
Каен сутын, киңәш ителгән күләмдә генә эчсәң, зыян юк. Ләкин чама белү яхшырак, аеруча сутны беренче тапкыр эчеп караганда. Мәсәлән, үсемлек серкәсенә аллергия булган кешеләрдә сут та реакция бирергә мөмкин.
Моннан тыш, нутрициологлар киңәше буенча, каен сутын бөерләрендә таш булганнарга саклык белән эчәргә кирәк. Марганец белән агулану куркынычы аркасында балаларга аны чамалап кына бирү зарур.
 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев