Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кадет мәктәбе укучысы кар көрәү җайланмасы ясаган

Кадет мәктәп-интернатының 10нчы классында белем алучы Игорь Иванов бензин белән эшләүче "Дружба" пычкысыннан һәм иске газ балоныннан кар көрәү җайланмасы ясаган. Бу эштә аңа укытучысы Рәфис Хөснетдинов та ярдәм иткән. Игорь кечкенәдән үк техника белән мавыга. Махсус журналлар укый, интернеттан да гел шул юнәлештәге материаллар белән кызыксына, яраткан фәннәре дә...

Кадет мәктәп-интернатының 10нчы классында белем алучы Игорь Иванов бензин белән эшләүче "Дружба" пычкысыннан һәм иске газ балоныннан кар көрәү җайланмасы ясаган.

Бу эштә аңа укытучысы Рәфис Хөснетдинов та ярдәм иткән. Игорь кечкенәдән үк техника белән мавыга. Махсус журналлар укый, интернеттан да гел шул юнәлештәге материаллар белән кызыксына, яраткан фәннәре дә физика һәм химия икән. Игорь технология буенча район олимпиадасында да беренче урынны яулаган.
-Буш вакытымда да төрле электросхемалар төзергә яратам,- ди, яшь "Кулибин". -Кайчакта дусларым, танышларым мотоциклларын ремонтларга чакыралар. Аларга да рәхәтләнеп ярдәм итәм.
Игорь безнең кадет мәктәбендә Нурлаттан кадәр килеп укый. Интернатта яши.
-Бездә кадет мәктәбе юк, ә минем шундый мәктәптә укыйсым килде. Чирмешәндә бик ошый,- ди ул. -Интернатта да бер бүлмәдә без - нурлатлылар гына яшибез, монда безнең районнан сигез кеше укый. Укытучылар, тәрбиячеләр дә яхшы. Яшәү, уку өчен шартлар уңай.
Игорь "Тере агач" ("Живое дерево") түгәрәгендә дә шөгыльләнә.
-Ул яхшы укый. Бик тырыш егет. Техникага кулы ята,- ди аның турында укытучысы, класс җитәкчесе Рәфис Хөснетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кадеты

2
X