Иван-чәй: күп кенә авырулардан файдалы үлән
Һәркемгә дә билгеле, Борынгы Русиядә теге яисә бу авыруны дәвалау буенча заманча дарулар һәм фәнни методикалар булмаган, шуңа күрә табиблар төрле төнәтмәләр һәм үләннәр белән дәвалаганнар. Элеккеге дәвалаучы белгечләр кулланган иң популяр, карап торышка бик үк матур да булмаган үлән булып, иван-чәй саналган.
Әлеге күпьеллык үсемлекнең, озын буена да карамастан, үлән төренә кертәләр. Аның ике исеме бар: тар яфраклы иван-чәй һәм кипрей. Иван-чәйнең туры һәм шактый юан сабак озынлыгы 200 см га да җитәргә мөмкин. Аста тар, озын, ачык яшел төстәге яфраклар урнашкан, ә өстә – алсу-шәмәхә төстә озын серкәчләр белән бөтен чәчәк чуклары. Әлеге үләнне безнең киңлекләрдә еш очратырга була.
Иван-чәйнең файдалы составы
Галимнәр иван-чәйне уникаль үсемлек дип саный, чөнки ул күп кенә файдалы матдәләр булуы белән башка үсемлекләрдән аерылып тора. Барыннан да элек бу цитрусларга карый әлеге үсемлектә күбрәк булган С витамины . Аннары В төркеменә керүче витаминнар - органик кислоталар, пектин, лектиннар, гал кислотасы, дубиль матдәләр, тимер, бакыр, марганец, калий, кальций, фосфор һәм башкалар.Яфракларында булган дубиль матдәләр дәвалауга ия, шулай ук танин аз түгел(ялкынсынуга каршы яхшы дәва). Орлыгында май бар. Моннан тыш, әлеге үсемлектә кофеин юк.
Организмга тәэсире
Иван-чәйдән ясалган эчемлек файдалы булуы, зәвыклы чәчкәсе белән үзенә җәлеп итеп торуы белән аерылып тора. Ул бөтен организмга файдасы турында билгеле булган диңгез кәбестәсеннән дә файдалырак. Элек тә, хәзерге вакытта да белгечләр аны кояш баеганнан соң, йөрәк тибешен тынычландыру, кан басымын бераз төшерү һәм үзеңне йокыга, сәламәт ял итүгә әзерләр өчен эчәргә киңәш итәләр. Аның йогынтысында бөтен органнар да тигез һәм дөрес эшли башлый.
Иван-чәйдән ясалган эчемлекне аеруча да кызу көннәрдә эчәргә киңәш итәләр, чөнки ул организмның бөтен эшчәнлеге өчен файдалы.
Аның канга файдасы турында да әйтми мөмкин түгел: барыннан да элек, ул гемоглабинны күтәрә һәм кан тамырларында кислота-селте балансын яңадан торгыза, шулай ук кан составын да нормага китерә.
Ашказаны һәм эчәклек авырулары булган кешеләрнең иван-чәй эчкәннән соң, ашказаны һәм матдәләр алмашы процессы нормага килә. Моннан тыш, ул сару кайнаганда, эч киткәндә, тышка чыга алмаганда һәм дисбактериоз вакытында да ярдәмгә килә.
Әлеге үсемлек бик көчле антисептик буларак та кулланыла, шуңа күрә аны инфекцион авыруларны, шулай ук ялкынсыну процессын акрынайту өчен дә кулланырга кидәш итәләр.
Иван-чәй сидек кудыру һәм үт куыгы эшендә ярдәм итә һәм су-электролит балансын яхшырта, йокыны нормага сала һәм артык нерваланганда һәм киеренке вакытларда кешенең психик хәләтенә йогынты ясый, баш авыртуын бетерә.
Ул вирусларны юк итәргә сәләтле һәм аллергия белән көрәшә ала, яраларны һәм тән җәрәхәтләрен төзәтә, шулай ук авыртуны басар өчен дә кулланыла.
Зарары һәм зыяны турында
Бер айдан да ким булмаган вакыт аралыгында кулланганда ашказаны-эчәк системасы эшчәнлегендә барлыкка килгән функциональ үзгәрешләр булганда.
Тромбоз, тромбофлебит һәм варикоз авыруы булган кешеләргә иван-чәйдән ясалган эчемлекне куллану киңәш ителми. Шулай ук әлеге эчемлекне эчә алмаган һәм аллергия булган кешеләргә дә аны куллану тыела. Авырлы һәм имезүче хатын-кызларга иван-чәй эчү киңәш ителми.
Иван-чәйне кайчан һәм ничек җыярга
Борынгыдан әлеге файдалы үләнне җыю буенча конкрет кагыйдәләр бар. Аның чәчәк ату чоры июнь азагыннан көз башланганга кадәр дәвам итә. Җыю өчен иң кулай вакыт булып июль ае чутлана, ягъни чәчәге яртылаш ачылган вакытта. Инде август азагында чәчәк атып бетергән урыннарда кузак кебек җимешләр барлыкка килә. Аларның эчендә мамык кебек матдә була. Бу вакытта иван-чәйне җыярга ярамый инде, чөнки мамыгы чәйгә эләгергә мөмкин.
Үлән җыярга көн коры булганда барсаң яхшырак. Җыйганда яфракларына һәм чәчәкләренә зыян килмәгәннәрен сайларга кирәк, чөнки бу үсемлекнең авыру икәнен күрсәтә. Сабаклары чиста, тузан кунмаган булырга тиеш, шуңа күрә юл һәм сәнәгать предприятиеләреннән ерактарак булган урыннарны сайларга киңәш итәбез. Тамыры эчемлек ясаганда кулланылмаганга күрә, сабагын урта бер өлештән яисә җиргә якынрак урыннан секатор белән кисеп алсаң, яхшырак булачак.
Иван-чәйне ничек киптерергә
Иван-чәй ферментациянең өч ысулы бар ( кислород йогынтысында яфракларда һәм үләннең сабагында баручы процесс, температура үзгәрү, дымлылык йогынтысы һәм механик манипуляция). Әлеге мәкаләдә без иң киң таралганын язарбыз.
Ул иртән чык кибү белән үк сәламәт үсемлектән чәчәкләр җыюдан башлана. Җыелган материалны караңгы бүлмәдә киптерәләр, учта уалар һәм өч литры ябык пыяла савытка салып ябып куялар. Аннары аның өстенә дымлы тукыма ябалар һәм 25 градус һава температурасы булган караңгы бүлмәдә нәкъ 36 сәгатькә калдыралар.
Килеп чыккан составны 95 градус температуралы духовкада даими болгатып торып киптереп бетерәбез. Нәтиҗәдә коңгырт төстәге порошоксыман масса килеп чыга, нәкъ менә шуны чәй буларак кулланалар да инде. Әлеге составны пластик яисә пыяла банкаларда нык итеп ябылган килеш саклыйлар. Саклау урыны караңгы һәм салкынча булырга тиеш. Әгәр дә әлеге барлык шартларны да үтәсәгез, саклау вакыты өч елга кадәр булырга мөмкин.
фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев