Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары оешуга 50 ел

Яшь инспекторлар отрядлары 1973 елның 6 мартында оеша. Бүген Татарстанда 19 мең баланы берләштерүче 1500 ЮИД отряды актив эшли. Безнең районда да 24 шундый отряд бар.

- Күптән түгел ЮИД отрядлары җитәкчеләре киңәшмәсен үткәрдек, анда балалар юл-транспорт имгәнүе белән бәйле проблемалар турында фикер алыштык, район чараларының һәм акцияләренең еллык якынча планын төзедек, - диде “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең райондагы бүлеге начальнигы Алинә Филиппова.

Юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары активистлары дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре ярдәме белән белем бирү оешмаларында балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып баралар, балалар юл хәрәкәте иминлеге буенча рейдларда катнашалар, яктылык кайтару элементлары тараталар һәм аларны ничек дөрес кулланырга кирәклеген аңлаталар.

- Балигъ булмаганнар катнашында һәлакәтләрне кисәтү эшенең югары социаль әһәмиятен исәпкә алып, шулай ук ЮИД отрядлары оешуга 50 ел тулу уңаеннан, 2023 елның февраленнән май аена кадәр бездә төрле чаралар узачак, - диде Алинә Петровна. - Аларның максаты – юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядларының эшчәнлеген популярлаштыру, киң җәмәгатьчелекне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемаларына җәлеп итү, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем һәм имгәнүләрне киметү.

Алинә Филиппова  фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев