Иске Үтәмештәге Мәликә чишмәсендә төнлә дә якты хәзер
Иске Үтәмеш авылы үзәгендәге Мәликә чишмәсе тирәсендә хәзер төннәрен дә яп-якты: монда яңа яктырткычлар – фонарьләр урнаштырдылар.
Тарихка бераз күз салсак, 2001 елда әлеге чишмәне тумышлары белән шушы авыл егетләре, Гата бабай уллары - бертуган Ринат, Азат Гатиннар төзекләндергәннәр иде. Инде аларның бертуганы Рөстәм һәм шул ук Ринат абыйларның уллары биредә сигез данә яктырткычлар куйдылар.
-Чишмә тирәсе авылга тагын бер бизәк өстәде. Гатиннарга авылдашлар исеменнән бик зур рәхмәт, алар моңа кадәр олы юлдан зиратка кадәр 160 метр озынлыкта таш юл да салдырдылар, зират капкасын алыштырдылар, бер өлеш коймаларны яңарттылар, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рафис Мингулов.
Фото: Рафис Мингулов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев