Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Иске Кади авылында яшәүче ветеран - «Безнең Чирмешән” район газетасының призына ия

Иске Кади авылында яшәүче Мингосман Мортазин район газетасына язылучылар арасында призлар уйнату акциясендә, быел беренче тапкыр катнашып, кыйммәтле бүләк - пластик торбалар эретеп ябыштыру аппараты отты.

-“Безнең Чирмешән” газетасының һәр саны кадерле кунак кебек. Әле без яшь чакта, “Ленин юлында” дип аталган чорлары истә. Шул вакытлардан бирле, аңа язылмыйча калганым юк. Яратып укыйм. Миңа мәкаләләрнең кыска, кызыклы, аңлаешлы булуы ошый. Газета бик ошый, бер гаебен дә тапмыйм. Журналистларыбыз үз эшләренең осталары,  - диде быел 85 яшен тутырган якташыбыз Мингосман Мортазин.

Мингосман Мирсәет улы гомере буе мәдәният тармагында хезмәт куйган. Үзе дә бик талантлы, вакытында каләмне оста кулланган, такмаклар, шигыйрьләр язган кеше.

-Элек газета-журналларны күп алдырдым  һәм иң беренче район газетасын укып чыга идем, - ди Мингосман абый. – Хәзер алай күп язылмасам да, “Безнең Чирмешән” газетасыннан аерылырга исәп юк. Бүләк өчен дә рәхмәт, хуҗалыкта бик кирәкле әйбер.  

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев