Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Иске Кади авыл җирлегеннән яңалыклар

Иске Кади авылында үзсалым акчаларына байтак эш башкарылган.

Иске Кади авыл җирлегендә ир-атлар күбрәк

Иске Кади авыл җирлегенә керүче дүрт авылда 386 йортта 606 кеше гомер кичерә.

232 йортта даими яшиләр, 119 йортның хуҗалары җәйгелеккә генә кайта, ә 35 өй буш. Иске Кади авылында – 433, Якты Тауда – 94, Светлогорскийда – 46, Тукай поселогында 33 кеше яши. Җирлектә ир-атлар күбрәк (305), хатын-кызлар – 301. Барлык халыкның 212се пенсиядә, 341 кеше хезмәт яшендә.

 

 

Сөттән кергән табыш 

Иске Кади авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларда 343 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 91е – савым сыеры.

Җирлектә бер кече ферма бар. Шәхси хуҗалыклар сигез айда  124271 литр сөт сатканнар. Бер литрга 32 сумнан исәп-хисап ясала.

 

 

Авыл халык акчаларына төзекләнә

Иске Кади авылында үзсалым акчаларына байтак эш башкарылган.

Быел Иске Кадида халыктан җыелган акчаларга авылга керү ягындагы зиратны зурайтып тотканнар һәм капкалар урнаштырганнар. Биредә үзсалым акчаларына юл да ясаганнар. 120 метр арага вак таш түшәлгән.

Үзсалым акчаларына Иске Кади һәм Якты Тау авыллары арасындагы күпер ремонтланган. Иске Кади авылы мәдәният йорты каршындагы паркта экспонатлар өчен махсус шкафлар урнаштырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев