Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Иртәгә җәйне үпкәләтә күрмәгез!

1 июнь сынамышларына игътибарлы булыгыз.

1 июньдә һич кенә дә моңсу, боек булырга ярамый икән, дуслар. Югыйсә, җәй ачуланып, өч ай буе койма яңгырлар җибәрәчәк.

Иртәгә кечкенә баланы берүзен калдырырга ярамый икән. Аны нидер куркытырга мөмкин, ди.
Иртәгә юылганнан соң бер тапкыр да киелмәгән чиста киемдә генә йөрегез. Чир-сырхаулар ябышмас.

Эре, кыйммәтле әйберләр алудан иртәгә тыелып торыгыз. Уңышлы булмаска мөмкин. Уңыш ташлап китмәсен, дисәгез, акчаларыгызны да иртәгә санамасагыз яхшы.

Иртәгә киләчәккә корылган планнар барып чыкмаска мөмкин, кормагыз.
Иртәгә конфликтлар булдырмаска тырышыгыз. Алар конструктив булмаячак, бары тик ачу, күз яшьләре генә алып киләчәк.

Иң яхшысы — 1 июньне көлеп-елмаеп, шат күңел белән үткәрегез!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев