Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ирләр ничә яшьтә күбрәк үлә?

Ә хатын-кызлар?

"Росстат" белгечләре россиялеләрнең үлем-китем куркынычы кайсы яшьтә югарырак булуын билгеләде. Экспертлар сүзләренә караганда, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ул төрле чорларга туры килә.

Тикшеренүчеләр мәгълүматларына караганда, Россия ир-атлары өчен иң "үлем" чоры - 65-69 яшь. Бу яшьтә узган ел 123,7 мең ир-ат үлгән. Үз чиратында, Россиядә хатын-кызларның күбесе 80-84 яшьтә (185 мең) һәм 75-79 яшьтә (105,6 мең) үлә.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, хатын-кызлар, уртача алганда, ир-атлардан озаграк яши, бу табигать белән бәйле. Россиядә мондый аерма 10 ел тәшкил итә, ә алга киткән илләрдә – 5кә якын.

Экспертлар фикеренчә, көчле җенес вәкилләренең алкоголь, наркотиклар куллануы, шулай ук ешрак тәмәке тартуы шундый аермага йогынты ясый. Шулай ук социаль факторлар да зур әһәмияткә ия, дип аныклыйлар "Росстат"та.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев