Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Җиргә астероид якынлаша: ул 66 миллион ел элек динозаврларны юк иткән

NASA белгечләре мәгълүматлары буенча, 2013 BO76 астероиды Җир яныннан 24 март көнне очып узачак. Бу хакта The Sun яза. Объектның киңлеге 450 метрга җитә, ул Нью-Йорктагы 102 катлы Эмпайр-стейт-билдинг бинасы кадәр. Ул планетабыз яныннан куркынычсыз ераклыкта үтәр дип көтелә. Гаять зур космик таш сәгатенә 50 000 километр тизлектә оча.

Шунысы да бар – мондый астероид 66 миллион ел элек динозаврларны юк иткән була. Җиргә якынлашкан астероид куркынычмы? Без “Җиһангирлар” инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдиновтан шул хакта белештек.

– Астероид түгелдер ул. 23 март көнне төнлә 420 километр биеклеккә 10 космонавт очып китә. Алар арасында 4 кеше Америкадан, берсе Германиядән, бишесе Россиянеке. Көнбатышка таба карасагыз, якты йолдыз күрерсез. Моның өчен утны сүндереп, караңгы урыннан күккә карарга кирәк.

Фәрит Гайнетдинов космонавтлар күккә 19 сәгать 42 минутта күтәрелә диде.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев