Йомыркаларны дөрес саклагыз
Йомырка сала торган контейнерларны суыткычның ишегенә куйсалар да, бу — аның өчен иң начар урын. Йомыркага даими +4 °C температура сакланган урын кирәк.
Аның очлы башын аска каратып куегыз, болай сарысы уртада тора һәм йомырка озаграк саклана. Икенче очында һава аралыгы бар, шул якка куйганда, аннан бактерияләр керергә мөмкин. Инкубаторга салырга әзерләнгән йомырканы да шулай саклыйлар.
"Файдалы киңәшләр"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев