Инстаграм балалары. Әти-әниләренә моннан ни файда?
Күп кенә танылган шәхесләрнең, җырчы-артистларның балаларын без Инстаграм челтәреннән күреп беләбез.
Сабыйларының фотосурәтләре һәм видеоязмаларын меңләгән аудиториягә күрсәтү модасы ни сәбәпле барлыкка килде? Аларның әти-әниләренә моннан ни файда? Җырчы Лилия Биктимированың Инстаграм сәхифәсендә дә еш кына аның улы Кәримне күзәтеп була. “Без Кәрим белән олылар кебек сөйләшәбез. Үзе бакчага да йөрми, үзе турында: “Мин бала түгел”, – ди. 6 ай булган вакытта гастрольгә алып чыгып киттем. Кәрим белән шөгыльләнәбез. Бөтен хәрефләрне дә үзе укый. Әле бу көннәрдә генә “апа” дип язды”, – ди Лилия.
4 яшьлек кечкенә Кәрим инде меңләгән кешенең йөрәген яулады. Аның Әнвәр Нургалиев репертуарыннан: “Кочаклама яратмыйча”, – дип җырлавы гына да ни тора!
– Хәзер кибетләрдә, урамда йөргәндә, Кәримне таный башладылар, популярлык артты. Әз генә куймый торган идем, 86 кеше сорап язган, – ди Лилия Биктимирова.
Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә – Ләйлүшне дә белмәгән кеше сирәктер. Ул үзенең үткен теле һәм осталыгы белән таң калдыра. Әнисе аның шигырьләр сөйләвен, намаз укуын, энесе Гомәр белән әйткәләшеп алуларын видеога төшереп элеп бара. Шуңа бәйле рәвештә Ландышның язылучылар саны күпкә артты: Ләйләнең аерым сәхифәсен ачуны сорап язучылар да бар икән. Шул ук вакытта күп кеше, күз тидермәгез, дип тә яза.
– Күз тиюдән догалар укып сакланабыз, мәчеткә алып барып өшкертәбез, – ди Ландыш. Балаларының шөгыльләрен, чыгышларын социаль челтәрләргә куярга җырчылар гына түгел, гади халык та ярата. Питрәч районының Шәле авылында яшәүче Гөлия ханым да шундыйлардан.
– Кызыма 1 яшь тулып, үзе әзрәк кенә сүзләр әйтә башлагач, социаль челтәрләргә куя башладым. Күз тиюдән курыкмыйм, аннан сакланырга кирәк, дип тә санамыйм. Кызыбызның фото-видеолары, шәхси тормыш, эшнекенә караганда, һичшиксез, күбрәк “лайк“ җыя. Бәлки, әти-әнине баланы социаль челтәрләргә куярга шул этәрәдер дә. Сабыйларга беркем дә битараф түгел, ләкин, дөресен генә әйткәндә, монда мактану хисе дә бар кебек. Баланың матур, сәләтле икәнлеген башкаларга күрсәтәсе килү теләге күп кешегә хас дип беләм, – ди Гөлия ханым.
Психолог Гөлүсә Ахунова балаларның фотоларын, видеоларын социаль челтәрләргә кую күп очракта әти-әниләрнең үз уңышларын күрсәтүгә бәйле дигән фикердә.
– Әти-әниләрнең балаларының сәләтле булуын башкаларга да күрсәтәсе килә. Кешеләр күбрәк “лайк”лар куйган саен, алар үз баласының гадәти булмавына тагын да ныграк ышана башлый. Горурлык хисе дә бар, әлбәттә, – ди ул. – Әмма күп кенә белгечләр балаларның фотоларын, видеоларын социаль челтәрләргә урнаштыру яклы түгел. Беренчедән, сабыйларга бик тиз күз тияргә мөмкин. Каты күзле кешеләр дә бар бит. Икенчедән, балаларны урлау очраклары турында да ишетеп торабыз. Ә кызыклы фотоларның моңа сәбәпче булуы бар. Шуңа күрә балаларны начар ниятле кешеләрдән, яман күзләрдән сакларга кирәк. Шәхси тормыш дигән нәрсә дә бар. Бәлкем, бала үзен башкаларга күрсәтүләрен теләмидер. Ә аның фикерен исәпкә алганнармы? Шуңа күрә фото-видеоларны бала үз теләге белән генә куярга тиеш.
Ләйсән САФИНА
фото с pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев