Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Илнар Сәйфиев икенче тапкыр әти булачак

Эстрадага "Талбишек" җыры белән килеп кергән Илнар Сәйфиев гаиләсендә күңелле вакыйга. Җырчы тиздән икенче тапкыр әти булачак. Тик әлегә Сәйфиевлар баланың кем булачагын да, йөклелекнең ничәнче ае икәнен дә әйтми. Тик хатыны Ләйсәннең түгәрәкләнгән корсагына карасаң, бу вакыйгага күп калмавы билгеле. Ләйсән белән Илнарның тәүге җимешләре Ләйләгә өч яшь тулачак....

Эстрадага "Талбишек" җыры белән килеп кергән Илнар Сәйфиев гаиләсендә күңелле вакыйга. Җырчы тиздән икенче тапкыр әти булачак. Тик әлегә Сәйфиевлар баланың кем булачагын да, йөклелекнең ничәнче ае икәнен дә әйтми. Тик хатыны Ләйсәннең түгәрәкләнгән корсагына карасаң, бу вакыйгага күп калмавы билгеле. Ләйсән белән Илнарның тәүге җимешләре Ләйләгә өч яшь тулачак.


Илнар соңгы арада спорт белән дә дуслашкан. Көн саен кичке якта 3-4 чакрым йөгерә икән. Завойский урамы тирәсендә йөгергән кешене күрсәгез, бу һичшиксез Илнар булыр. Йөгерүдән тыш отжимание ясый. "Кәеф булса, хатын аякка утырып торса, пресс та ясыйм", - ди. Илнар үзеннән ерак тормаган Вадим Захаровны да бергәләп йөгерергә чыгарга өнди. Хәтта бер көнне "пробежка" вакытында ул яшәгән йорт каршына да килгән. Тик Вадим гына бирешми: "Йөгерсәм, ябыгырмын дип куркам" - дип шаярта икән.

http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/65318-ilnar-sәyfiev-ikenche-tapkyir-әti-bulachak.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined