Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ике яшькә кадәрге балаларда коронавирус симптомнары аеруча ачык чагыла

Вирус яшь балаларда еш кына бронхларның үпкәгә тоташкан иң аскы бүлекләренә кадәр төшә.

Коронавирус симптомнары ике яшькә кадәрге балаларда аеруча ачык чагыла. Аларның организмы патогенга бик тиз реакция белдерә, чөнки яшь балаларның иммун системасына сезонлы инфекцияләр ят санала.

Бу хакта «Известия» газетасы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемия Үзәк фәнни-тикшеренү институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничнаяга сылтама белән хәбәр итә.

Профессор билгеләп үткәнчә, яшь балаларда коронавирус еш кына бронхиолага (бронхларның үпкәгә тоташкан иң аскы бүлекләре) кадәр төшә. Нәтиҗәдә, сабыйларның тыны кысыла, ютәлли башлый һәм борын-ирен өчпочмагында цианоз барлыкка килә, диелә хәбәрдә.

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar\

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев