Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Июньдә нинди һава торышы булачак?

Татарстанның төньяк өлешендә июньдә уртача температура нормадан югарырак булачак. Бу хакта Россия гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр иткән.

«Илнең күпчелек территориясендә июньдә температура нормага якын булачак, Россия территориясенең якынча 20 процентында температура нормадан югарырак булачак», - дигән ул.

Вилфанд билгеләп үткәнчә, Татарстаннан тыш, Идел буе федераль округына керүче Пермь краенда, Киров өлкәсендә, Удмуртиядә, Башкортстанда һәм Оренбург өлкәсендә июнь енда температура нормадан җылырак булачак .

Элегрәк синоптик Александр Ильин Россиядә җәй эссе булачагын әйткән иде. Аның сүзләренчә, температура климат нормасыннан 2-4 градуска югарырак булачак, ягъни аерым чорларда температура 30 градустан артып китәчәк, һәм мондый һава торышы дәвамлы булачак

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев