Июнь аенда Татарстанда һава торышының ничек булачагын әйткәннәр
Яңартылган фаразлар буенча, Татарстанда июнь аенда һава температурасы да, явым-төшем күләме дә нормага якын булачак. КФУ профессоры Юрий Переведенцев шулай дигән.
Әлегә исә бик эссе: бу атна дәвамында һава температурасының нормадан 4 градуска җылырак булуы көтелә. Шул ук вакытта яшенле яңгырлар да явачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +27 градуска, төнге сәгатьләрдә +16 градуска җитәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев