Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Июль аенда Татарстанда нинди һава торышы булачак?

Июль аенда республикада һава температурасы норма чикләрендә булыр дип фаразлана. Гидрометеоүзәк башлыгы Феликс Гоголь “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Явым-төшемнең дә нормадан тайпылмавы көтелә. Бу айда республикада явым-төшем нормасы – 55,9 мм., Казанда – 62,6 мм. Җәйнең икенче аенда Казанда тәүлеклек уртача температура +20,5 градус, республика буенча +19,9 градус тәшкил итә”, – дип аңлатып үткән метеоролог. Феликс Гоголь әйтүенчә, Россия

Гидрометеоүзәге фаразына үзгәрешләр кертелгән. Март аендагы фаразга караганда, июльдә Татарстанда эссе һава, айлык уртача температураның нормадан югарырак булуы күздә тотылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев