Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Яшел чәй карасыннан нәрсә белән аерыла?

Соңгы елларда яшел чәйгә мөкиббән китүчеләр нык артты. Бигрәк тә җәй көннәрендә сәламәтлеккә файдасы зур, дигән булып, иртәнге каһвәне шуңа алыштыручылар да байтак хәзер. Чыннан да шулаймы икән? Ә кара чәйдән аермасы нәрсәдә? Ничек сайларга? Белгечләрнең шул хактагы фикерләрен тәкъдим итәбез.

Рак күзәнәкләре дошманы. Күпләрнең фикеренчә, яшел һәм кара чәй төрле үсемлекләрдән җитештерелә. Чынында ул бер чималдан – чәй агачы яфракларыннан ясала. Төсе эшкәртү ысулына гына бәйле.

Яшел чәйдә файдалы витаминнар һәм микроэлементлар гаять күп. Андагы катехиннар, күзәнәкләрдә үзгәрешләр китереп чыгаручы матдәләргә каршы торып, организмны яман шеш авыруларыннан саклый. Танин матдәсе исә картаюга аяк чала. Бу чәйне компьютер алдында эшләүчеләргә дә куллану киңәш ителә. Ник дигәндә, зарарлы нурланыштан саклый. Моннан тыш нерв системасын, кан тамырлары тышчасын, иммунитетны ныгыта. Шул ук вакытта калкансыман биз эшчәнлегенә уңай тәэсир итә (составында йод булганлыктан), кандагы холестеринны киметә. Тагын бер бик шәп үзенчәлеге – организмнан авыр металл тозларын, башка төрле кирәкмәс әйберләрне чыгаруга ярдәм итә, ябыктыра.

Ничек сайларга? Кибет киштәләрендә мең дә бер төрле чәй арасыннан кайсын сайлап алырга? Аның сыйфаты кайда җыеп алынуына (башлыча Кытайда, Индонезия, Япония, Шри-Ланка (сәйлүн чәе), Вьетнамда җитештерелә), сорты, җыю вакытына (иң кыйммәтле чәй, бөреләре һәм яшь яфраклары пәйда булгач, апрель башында җыеп алына), җитештерү ысулына (яфраклы, бөртекле, бөтерелгән) бәйле.

Нәрсәләргә игътибар итәргә? Беренчедән, әйбәт чәй арзан була алмый.  Икенчедән, туралган яфраклы, сабаклысын, нәрсә икәнен аңлап булмый торган өстәмәләр кушылганын алмавың хәерле.  Өченчедән, чәй һава кермәслек итеп тутырылган булырга тиеш. Иң яхшысы – калай банкадагысы.

Яшел чәйгә күп төрле өстәмә кушалар. Аны иң оста ясаучылар – Кытай җитештерүчеләре. Чәйгә алар беренче чиратта ясмин, шулай ук магнолия, бергамот, хризантема чәчәкләре, хөрмә җимеше һәм лимон кисәкчекләре өсти. Сүз уңаеннан, гомере буе кара чәйдән башкасын белмәүчеләргә яшеле белән танышуны ясминлесеннән башлап җибәрү киңәш ителә.

чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев