Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә яңа сәүдә ноктасы – “Айгөл” кече предприятиесе кибете ачылды

Без бу хакта язган идек

60 ел элек

Лашман унберьеллык мәктәбенең 11 нче чыгарылыш сыйныф укучылары Җәүдәт Фәйзинең “Башмагым” спектаклен сәхнәләштерде. Аларга укытучылары Мидхәт Шәрифуллин һәм Мөслихә Нәгыймова ярдәмгә килде. Сәрвәр ролен С.Гарифуллина, Кәрим байны Әсхать Минебаев, Зифа карчыкны Мөслимә Сәлахова уйнады.

“Заветы Ильича” – 9 апрель, 1964 ел.

Ул чакта (“Заветы Ильича” (“Ильич васыятьләре”) Лениногорск районында чыккан).

Түбән Чегодай авылы башлангыч мәктәбенең өченче сыйныф укучылары Рафик Әхмәтшин, Гамилә Галимова, Рафик Сафин, Тәслимә Талипова – һәрберсе 1,5-2,5 центнер көл җыеп колхозга тапшырганнар.

“Заветы Ильича” – 10 апрель, 1964 ел.

XXII партсъезд исемендәге колхоз (Иске Үтәмеш) механизаторлары Шәриф Миннегулов һәм Мохтар Хөббәтуллин  уҗымнарны тирес сыекчасы (навозная жижа) белән ашлыйлар. Тирес суы чокырдан насос ярдәмендә суыртыла.

“Заветы Ильича” – 17 апрель, 1964 ел.

55 ел элек

Лагерка авылы киномеханигы Николай Максимов кино күрсәтү планын 139 процентка үтәп, районда беренче урын алды.

“Ленин юлында” – 4 апрель, 1969 ел.

Тукай исемендәге колхоз механизаторлары кар сулары тота. Бу эш әлегә 560 гектарда башкарылган.

“Ленин юлында” – 5 апрель, 1969 ел.

Күптән түгел Яңа Кади авылына газ плитәләре алып кайттылар. Аларны 15 хуҗалык алды. Плитәләргә тагын заказ бирделәр.

“Ленин юлында” – 11 апрель, 1969 ел.

Райондагы 63 торак пунктның 24сендә нибары 17-60 хуҗалык кына. Перспективалы дип 32 торак пункт билгеләнгән.

“Ленин юлында” – 16 апрель, 1969 ел.

21 апрельдә “Урал” колхозында (Кара Чишмә) М.Әхмәдиев һәм Хәмәдрәхим Гозәеров агрегатлары районда беренче булып тырмага чыктылар.

“Ленин юлында” – 23 апрель, 1969 ел.

50 ел элек

Узган елның җәендә районның механикалаштырылган күчмә колоннасы механизаторлары “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозында (Лашман) буа ясауда удар эшләделәр.

“Ленин юлында” – 13 апрель, 1974 ел.

Яңа Кади сигезьеллык мәктәбенең VI класс укучы Фәриха Вәлиуллина суга бата башлаган Миннур (Фидания) Гатинаны коткарып калды.

“Ленин юлында” – 24 апрель, 1974 ел.

40 ел элек

Лашманда 90 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Башта, материал юклыктан, эш бераз тукталып торган иде.

“Ленин юлында” – 13 апрель, 1984 ел.

Мордва Афонькәсеннән рядовой Александр Султанов, Югары Чегодайдан матрос Хәлил Мортазин, Казанкадан өлкән лейтенант Анатолий Корнилов, Әмирдән майор Вәлиҗан Зәбиров туган якка отпускага – кунакка кайтып киттеләр.

“Ленин юлында” – 20 апрель, 1984 ел.

Күптән түгел Кара Чишмә авылында колхоз средстволарына төзелгән көнкүреш хезмәте күрсәтү комплексы ачылды. Анда Мәрьям Мостафина эшли.

“Ленин юлында” – 21 апрель, 1984 ел.

30 ел элек

1992 елның 17 апрелендә термометр 15 градус җылылык күрсәтә. 15-20 апрель тирәләрендә – суган, 20-22сендә кишер чәчкәннәр.

“Ленин юлында” – 9 апрель, 1994 ел.

Лашманда мәдрәсә булдырасыларын ишеткәч, Әмир авылы картлары бу изге эштә ярдәм күрсәтеп, күршеләренә мәчет фондыннан 50 мең сум акча бирделәр.

“Ленин юлында” – 9 апрель, 1994 ел.

Чирмешәндә яңа сәүдә ноктасы – “Айгөл” кече предприятиесе кибете ачылды.

“Ленин юлында” – 16 апрель, 1994 ел.

Кама аша (Мурзиха – Сорочьи Горы) вертолетта үтәргә мөмкин. Билет бәясе 7 мең сум.

Ленин юлында” – 23 апрель, 1994 ел.

 

20 ел элек

Район үзәгендәге, подвалында азык-төлек кибете булган ике катлы күп фатирлы йортның (Төньяк урам) түбәсен  төсле калай белән ябуга әзерлиләр. Татарстан урамындагы 1 нче, Совет урамындагы 42 нче йорт түбәсе дә озакламый яңа түбәле булачак.

“Безнең Чирмешән” – 3 апрель, 2004 ел.

Апрель башында ягулык сату станцияләрендә бәяләр күтәрелде.

“Безнең Чирмешән” – 7 апрель, 2004 ел.

Ивашкино авылында үзеңә кирәк Вера Кудряшованы табу җиңел түгел, чөнки авылда өч хатын-кыз шундый исем-фамилия йөртә икән.

“Безнең Чирмешән” – 14 апрель, 2004 ел.

 

Газеталарга Марат Гомәров күзәтү ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев