Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Яңа ел каникулларында чирмешәнлеләр чаңгы, тимераякта шуып, су керә алачак

Яңа ел бәйрәмнәрендә табыннан, телевизордан аерылып, спорт белән шөгыльләнеп ял итәргә була.

Әйтик,  Сабан туе стадионындагы “Җиде тирәк” чаңгы базасында  һәр көнне чаңгы шуарга мөмкин.  Анда иртәнге 8дән 20.00 сәгатькә кадәр эшлиләр. Чаңгылар бушлай бирелә.

Тимераякта шуарга теләүчеләр өчен Боз сарае ишекләре  1 гыйнварда 14.00дән 21.00 сәгатькә кадәр, 2 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр иртәнге 8дән кичке 21.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. 31 декабрьдә Боз сарае хезмәткәрләре ял итә.

Физкультура-савыктыру комплексы бассейны һәм спорт заллары 31 декабрьдә, 1, 7 гыйнварда эшләми.  Ә менә 2,3,4,5,6 гыйнвар көннәрендә, сәгать 10нан 21 сәгатькә кадәр су керергә рәхим итегез. 8 гыйнвар монда – санитар көн.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев