Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Яңа ел бүләген ничек сайларга?

Яңа ел – бүләкләр вакыты. Балаларга бүләк сайлаганда бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук Яңа ел бүләкләрен сайлау мәсьәләләре буенча кайнар линия ачты. Аның телефон номерлары: 8 (800) 555-49-43; 221-90-16; 273-15-83. Кайнар линия бөтен Россия буенча эшли. 

Балага Яңа елга бүләкне ничек сайларга? Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең балалар һәм үсмерләр гигиенасы өлкәсендә күзәтү бүлеге җитәкчесе Марина Карпова сөйләде.

«Маркировка, исе, уенчыкның тышкы кыяфәте – иң беренче чиратта игътибар итәргә кирәкле әйберләр менә шулар. Маркировканың ачык, җиңел укыла торган шрифт белән һәм рус телендә булуы шарт. Анда җитештерү датасы, җитештерелгән урыны, яшь буенча чикләүләр ачык итеп күрсәтелергә, уенчыкта көчле химия исе булмаска тиеш. Бик ачык төсләр дә шик уятырга мөмкин. Тавыш чыгара торган уенчыкларда тавышның артык каты булмавы мөһим. Шулай ук кибеттән товарның сертификатын сорарга була», – ди белгеч.

Тәм-томлы бүләкләргә килгәндә, маркировкада аның составы һәм товарлар саны күрсәтелергә, һәм ул тартма эчендәге әйберләргә туры килергә тиеш. Шоколадта балалар өчен файдалы бик күп микроэлементлар бар. Әмма ата-аналар шуны истә тотарга тиеш: балаларга көненә 50 граммнан артык татлы ризык ярамый!

«Әгәр сатып алучы товарга шикаять белдерергә тели икән, ул аны сатып алган кибеткә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Кибет уенчыкны кире кабул итәргә һәм акчаны кире кайтарырга бурычлы. Әгәр кибет моны эшләүдән баш тартса, Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә кирәк», – ди белгеч.

Бу тема буенча социаль челтәрләрдә сораштыру уздырылды. Тавыш бирүчеләрнең 48 проценты үз балаларына иҗат һәм тәҗрибәләр өчен җыелмалар бүләк итәргә җыенуын әйтте, диелә хәбәрдә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев