Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Яңа ел бәйрәмнәрендә ничә көн ял көтә?

Татарстан Хезмәт министрлыгы 2024 елның гыйнвар аенда эшләми торган көннәре турында аңлатма бирде.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 1, 2, 3, 4, 5, 6 8 гыйнвар — Яңа ел каникуллары һәм 7 гыйнвар — Раштуа бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре була.

2024 елда эшчеләрнең ял көннәрен һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  «2024 елда ял көннәрен күчерү турында»гы карары  нигезендә ял көннәре күчерелде: 6 гыйнвардагы ял (шимбә) – 10 майга ( җомга), 7 гыйнвардагысы (якшәмбе ) 31 декабрьгә (сишәмбе).

Шулай итеп, 2024 елда биш көнлек эш атнасында 1-8 гыйнвар ял көннәре булып тора.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев