Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Гыйнвар ае нинди булачак?

Синоптиклар гыйнварга һава торышын фаразлый

Кышның беренче аенда  көнлек температура — 6… -7 градус булачак дип фаразлыйлар. Явым-төшемнәр күләме - 40-60 мм булачак. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Ай башында бераз кар явачак, көндез -4…-9 градус булачак. Беренче декада ахырында юеш кар явачак, температура - 3… 2 градус булачак, юлларда бозлавык.

Ай уртасында аязучан болытлы һава торышы булачак, кар яварга мөмкин. Көндез - 9…-14 градус салкын булачак. Икенче декада ахырында көндез 2-7 градус салкын булыр дип фаразлана. Соңгы ункөнлектә сизелерлек суытачак, урыны белән кар явачак. Көндез −10…−15, төнлә −18…−23 градус салкын булачак.

Ай ахырында көннәр бераз җылытачак, кар явачак, кайбер җирләрдә буран булырга мөмкин. Көндезге температурасы −3…−8 градус булачак. Юлларда бозлавык саклана.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда һава торышы