Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Грейпфрут согы тешкә ничек зыян сала?

Грейпфрут согы витаминнар һәм антиоксидантларга бай. Шуңа күрә иммунитетны сакларга ярдәм итә. Ләкин органик кислотасының күп булуы теш эмаленә тискәре йогынты ясый. Табиб Елена Хохлова шул хакта сөйләгән.

«Тикшеренүләр нәтиҗәләреннән күренгәнчә, грейпфрут һәм лимон соклары, башка җиләк-җимешнеке белән чагыштырганда, теш эмаленә зуррак дәрәҗәдә җимергеч тәэсир ясый», – дип билгеләп үткән белгеч.

Аның әйтүенчә, грейпфрут согының начар тәэсиреннән котылу өчен, эчкәннән соң, авызны чайкарга яки су  (банан согы да ярый) кушып эчәргә кирәк.

Әлеге эчемлекнең бавырга зыяны турында да ишетергә туры килгәли. Әмма Хохлова аңлатып үткәнчә, сокны дару белән бергә кулланганда гына шулай булырга мөмкин. «Грейпфрутта бавыр һәм эчәкләрне чистартучы, даруларны эшкәртүче төп ферментның эшенә «аяк чалырдай» матдә – фуранокумарин бар.  Шуңа күрә сокны дару белән бергә эчү бавырга авырлык китерергә мөмкин», – дип аңлатып үткән табиб.

Аның сүзләренә караганда, ашказанының лайласыман тышчасына зыян салмас өчен, грейпфрут согын ач карынга эчәргә ярамый. Бигрәк тә ашказаны-эчәкләрендә көйсезлекләр булган кешеләргә кагыла бу.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев