Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Гөмбә белән агулансаң, нишләргә?

Гөмбә яратасызмы, дуслар?

Гөмбә файдалы, әмма җыя һәм эшкәртә белгәндә генә. Агулы гөмбә үзен 10-15 минуттан ук сиздерә башларга мөмкин, әмма күп очракта инкубация вакыты берничә сәгатькә сузыла.

— Гөмбә белән агуланганда тиз арада ашказанын юдыртырга кирәк. Моның өчен 1,5-2 литр чиста су эчәргә була. Йотымлап түгел, 2-3 минут эчендә эчеп бетерергә. Аннары тел төбенә ике бармак белән басып, косып чыгарырга. Моны 3-4 тапкыр кабатларга. Шуннан соң 10 килограмм гәүдә авырлыгына 1 төймә исәбеннән активлаштырылган күмер эчәргә. Күмерне ваклап, 1 стакан суга кушып эчсәгез, нәтиҗәлерәк. Гөмбә белән агуланганда ашыгыч ярдәм чакырмыйча булмый. Ашказанын юдырганнан соң хәл яхшырган кебек булса да, агу канда кала. Интоксикация бавыр, бөерләрне зарарларга мөмкин. Дәваханәдә система куярга тиешләр, — диде табиб-диетолог.

Гөмбә белән агулану билгеләре: косасы килү, диарея (тәүлегенә ун тапкырдан артык бәдрәфкә бару), температура күтәрелү, косу, калтырату.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев