Гөлләр тормышны үзгәртергә мөмкин
Өйдә үстергән гөлләр матурлык өчен генә түгел, ә уңай энергия чыганагы да булырга мөмкин, дип саныйлар. Имеш, кайберләре уңыш һәм шатлык җәлеп итә, икенчеләре кунакларны һәм дусларны арттыра, ә өченчеләре сәламәтлеккә ярдәм итә. Күз тиюдән саклый, байлык китерә торган гөлләр дә бар икән. Сезнең өегездә алар үсәме?
Миләүшә (фиалка) — уңыш һәм шатлык символы. Аны үстергән кешеләргә бәхет еш елмая, өйдә күңелле вакыйгалар күбәя, дип ышаналар. Хәтта бер генә миләүшә дә өйгә уңай йогынты ясый, имеш. Ә аны десертларга яки эчемлекләргә куллану яшьлекне озайта дигән ышану да бар.
Драцена — бамбукка охшаган үсемлек. Ул уңыш белән бергә өйгә кунаклар һәм яңа танышлар җәлеп итә, диләр. Драцена — дуслык, иминлек һәм уңай мөнәсәбәтләр символы.

Фикус — дәваханәләрдә һәм бала тудыру йортларында еш очрый торган гөл. Элек-электән аны авырудан яки бала табудан соң тизрәк аякка басарга ярдәм итүче үсемлек дип санаганнар. Өйгә уңай энергия һәм тынычлык алып килә, дигән фикер дә бар.
Розмарин — тәмләткеч кенә түгел, матур бүлмә үсемлеге дә. Ышанулар буенча, ул начар күзләрдән һәм тискәре энергиядән саклый. Италиядә розмаринны йөрәк янында йөртү гадәте булган. Аны гайбәттән һәм начар көчләрдән саклаучы үсемлек дип тә санаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев