Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Газетасыз калмыйк

2012нче елның икенче яртыеллыгында алдыру өчен, матбугат басмаларына яздыру дәвам итә. "Гадәттә язгы подписка гел сүлпәнрәк бара, - ди Ивашкино элемтә бүлекчәсе начальнигы Галина Владимирова. - Әлегә план 30 процентка гына үтәлгән. Василий Федотов һәм Петр Ларуков беренчеләрдән булып газета - журналларга язылып куйдылар. Алар район газетасын да үз итәләр,...

2012нче елның икенче яртыеллыгында алдыру өчен, матбугат басмаларына яздыру дәвам итә.


"Гадәттә язгы подписка гел сүлпәнрәк бара, - ди Ивашкино элемтә бүлекчәсе начальнигы Галина Владимирова. - Әлегә план 30 процентка гына үтәлгән. Василий Федотов һәм Петр Ларуков беренчеләрдән булып газета - журналларга язылып куйдылар. Алар район газетасын да үз итәләр, аңа да квитанцияләр тутырдылар. Ә гомумән, ивашкинода 105 гаилә "Наш Черемшан" газетасын алдыра.

Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсе начальнигы Вера Гайнанова әйтүенчә дә, тутырылган карточкаларның күбесе район газетасына туры килә. Биредә өч хат ташучы - Любовь Курмыгина (Түбән Кармалка), Гөлия Вәлиуллина (Чумачка), Елена Мокшанова (Югары Кармалка) бик тырышып эшлиләр. "Әйтик, Любовь Курмыгина инде 20 елдан артык почта бүлекчәсендә хезмәт куя. Халык аны бик ихтирам итә", - ди элемтә бүлеге начальнигы.

"Әлегә 204 газета - журналга заказ карточкасы тутырылган, - ди Утыз Имән элемтә бүлекчәсе начальнигы Мөнирә Шакирова. - Кайберәүләр бу эшне соңгы көннәргә калдыралар шул. Шулай да авылдашларыбыз Минзирә һәм Илдар Минвәлиевлар, Гөлсирин һәм Рөстәм Фәттаховлар, Динә һәм Хасиятулла Фатыйховлар, Гөлзәминә һәм Җәүдәт Шәймардановлар ел да беренчеләрдән булып җиде - сигез матбугат басмасына язылып куялар".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матбугат басмалары “Наш Черемшан”