Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Фирдүс Тямаев: «2022 елдагы хәлләр мәңге йөрәктә калыр...»

Җырчы 2022 елның бик авыр булуын искә ала.

Фирдүс Тямаев социаль челтәрләрдәге дусларын Яңа ел белән котлаган. Җырчы 2022 елның бик авыр булуын искә ала. Үзе дә шул казанда кайнап диярлек йөреп, солдатларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашучы Фирдүс Тямаев Яңа елны туган йортларыннан еракта, кайнар нокталарда каршылаучы егетләрнең тизрәк якыннары янына әйләнеп кайтуларын тели.

«Яңа ел белән сезне. Күңелләр бик моңсу, бер бәйрәм хисе юк. Тизрәк безнең егетләр исән-имин әйләнеп кайтсыннар. 2022 елдагы хәлләр мәңге йөрәктә калыр…Күпме әниләрнең күз яше түгелде, күпме хатыннар тол, балалар ятим калды. Күпме үлем…

Күпме минем егетләрем дә әле анда. Я Раббым, 2023 елда барысы да әйбәт булса иде», – дигән ул.

«Бик дөрес сүзләр, энем. Яңа елны елап каршы алдык, чөнки улыбыз шунда. Илдә тизрәк тынычлык урнашсын иде»;

«Ниһаять, бер мәгънәле, чын дөресен әйткән, йөрәккә үтеп керә торган сүзләр. Амин, шулай булсын, Фирдүс»;

«Аллаһы Тәгалә тыныч, бәрәкәтле еллар насыйп итсә иде»;

«Бу хәлләргә нокта куелсын. Балалар йортларына исән-сау әйләнеп кайтсын», – дип, аның теләкләренә башкалар да кушылган. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев