Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Дөрес уйлый беләсезме?

"Дөрес булмаган уйлар"ның уңышны тоткарлавын, бәхеткә юлны ябуын белә идегезме? Аларны тизрәк башыгыздан алып ташлагыз!

Белгечләр, кеше уйларының тискәре энергиясе тормыштагы уңышны тоткарлый, дип ышандыра. Энергия файда китерә башласын өчен кирәкмәгән уйлардан котылырга кирәк икән.

Беренчедән, тормышыгыздагы һәр вак-төякне контрольдә тотарга тырышмагыз. Кайвакыт вак нәрсәләр хакында уйлаудан туктарга һәм тынычланырга, киеренкелектән котылырга кирәк. Шулай булганда уңыш көтмәгәндә киләчәк!

Үз-үзегезне барлык нәрсәдә гаепләүдән дә туктагыз. Һәр уңышсызлык – уңышка таба яңа адым, дип уйлагыз.

Негатив уйларга позитивларын кысрыклап чыгарырга рөхсәт итмәгез. Киләчәк уңышлы булсын өчен үткән уңышсызлыкларны оныта белегез.

Бөтен нәрсәне тәнкыйтьләргә дә кирәкми. Башкаларның карашларына да сабырлык һәм ихтирам белән карарга өйрәнегез.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев