Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Дәүләт Думасында балалар катнашындагы фастфуд рекламасын тыярга тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Свищев (ЛДПР) Россиядә балалар катнашында, шулай ук балигъ булмаганнарга турыдан-туры адресланган анимацион персонажлар кулланыла торган фастфуд, снеклар һәм татлы газлы эчемлекләр рекламасын тыю тәкъдим итте. Әлеге закон проекты Дәүләт Думасына кертүгә әзерләнә.

«Закон проектының асылы: балалар образларын куллануны тулысынча тыю. Шикәр, тоз, майлар күләме югары булган продукция рекламасы балигъ булмаганнар катнашындагы сурәтләрне яки видеоларны, шул исәптән балалар аудиториясенә мөрәҗәгать итүче мультипликацион геройларны да куллана алмаячак», - диде Свищев.

Свищев билгеләп үткәнчә, кискен чаралар өчен сәбәп Роспотребнадзор һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар симерүенең һәм дөрес тукланмау белән бәйле авыруларның тиз үсүе турындагы борчулы мәгълүматлары булды. Аның сүзләренчә, балаларның гамбургер яки чипсы ашаган реклама роликлары яшь буында ялган гадәтләр формалаштыра, сәламәтлек кыйммәтен тиз арада ләззәт белән алыштыра, диелә хәбәрдә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев