Чын кыш Татарстанга кайчан килә?
Татарстанда һәм Казанда алтынчы ай рәттән аномаль җылы температуралар күзәтелә. Климат үлчәмнәре буенча 20 ноябрьләрдә инде тотрыклы кар капламы формалашырга тиеш булган, ләкин бу әле ким дигәндә якындагы атнада булмаячак.
«Хәзерге вакытта нормада -4 градус, ә 22 ноябрьдән климат буенча -5 градус аша күчү булырга һәм тотрыклы кар капламы формалашырга тиеш. Әмма быел мондый күренеш булмаячак, чөнки атна буе җылы температура саклана. Көндез +4..+5 градус, төнлә температура шулай ук плюс тамгалы», - диде ул.
Юрий Переведенцев мәгълүматларына караганда, кыш безгә Төньяк Атлантика тәэсир итүдән, «җылы циклоннарын һәм атмосфера фронтларын җибәрүдән туктагач» киләчәк. «Бу, бәлки, ноябрь азагы булыр, чөнки киләсе атнада салкынайту көтелә. Кышлар исә елдан-ел кыскара һәм җылына бара. Җылы чор озынаю, ә салкын чор кыскару күзәтелә. Кыш соңрак килә һәм иртәрәк тәмамлана», - дип өстәде белгеч.
Шуңа күрә быел кар капламы ноябрь азагында яки декабрьдә генә тулысынча ятарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев