Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чит ил паспортын ничек алырга?

Гаиләбез белән чит илгә сәяхәткә барырга җыенган идек. Чит ил паспортларын кайда һәм ничек ясатырга була? Мәдинә.

- Сез чит ил паспортын гариза нигезендә дистанцион юл белән Россия дәүләт хезмәте порталыннан (www .gosuslugi.ru) рәсмиләштерә аласыз, - диде полиция бүлгенең миграция пункты начальнигы Римма Могыйзова. – Моның өчен  www .gosuslugi.ru порталында теркәлү үтәргә кирәк. Аннан соң электрон форматта гариза тутырасыз һәм чит ил паспортын Эчке эшләр министрлыгының кайсы бүлекчәсендә алганыгызны сайлап, шунда җибәрәсез. Чирмешәнлеләр, нигездә, Аксубайга яисә Лениногорскига баралар.

Чит ил паспортының иске төрдәгесен дә, яңа буын – биометрик паспорт та алырга мөмкин, ләкин дәүләт пошлинасы күләме төрлечә, яңасы ике тапкыр диярлек кыйммәтрәк.

Чит ил паспортын алу өчен берничә документ та кирәк була: РФ гражданины паспорты, чит ил паспорты (искесе булса), соңгы 10 елда хезмәт эшчәнлеге хакында мәгълүмат, никах теркәү турында таныклык, фамилия, исем алмаштырылу турында документ (булса), фотолар, пошлина түләү хакында квитанция.

-Гариза тикшерелгәч, сайлап алган полиция бүлекчәсенә барып документлар тапшырырга һәм фотога төшәргә кирәк була, - ди Римма Әмир кызы. – Документның әзерлеге турында шәхси кабинетка хәбәр киләчәк, гадәттә моңа 1 – 3 ай вакыт уза. Аннан соң аны барып алырга гына кала.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев