«Чишмәкәй» бакчасында сабыйлар әниләрен үзләре татарча сөйләшергә өнди
Чирмешән районындагы «Чишмәкәй» бакчасында сабыйлар әниләрен үзләре татарча сөйләшергә өнди. Быел «Иң яхшы билингваль бакча» республика грантын откан алар. Белмәгәннәрне ничек өйрәтергә? Әлеге серне безгә дә чиштеләр.
Моннан 2,5 ел элек татар бакчасына мөдир булып эшкә килгән Гөлфия Ибәтовага тәрбиячеләрдән: «Балалар татарча сөйләшми», – дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Иң элек үзеннән башлый ул. Балалар янына кереп, татарча исәнләшеп, хәлләрен сорый. Һәрберсенә сорау биреп, җавабын да ала. Бүген дәшмәсә, иртәгә өйрәнеп әйтер. Ашыктырырга да ярамый, әмма элемтәне өзмәскә. Сабыйлар белән дуслыкны шулай урнаштыра мөдир. Аннан әти-әниләрне дә үз янына җыя. «Без – татар бакчасы, татар телен бергәләп күтәрик», – дип гозерен җиткерә. Менә шуннан китә дә инде җанлану. Төрле бәйгеләр уйлап табып, әти-әниләр дә катнаша башлый. Конкурслар арасында «Әбием сандыгы», «Чемоданда – музей» дигәне дә бар. Элеккеге чемоданнар алып килеп, сандыклар ясап мәш киләләр. Сандык эчендә – татар өе. Анда чиккән сөлгесе, ашъяулыгы да, тәрәзә пәрдәсе, Коръән китабы да бар. Шуларны күрсәтеп сөйләгәндә үк үз телеңә, динеңә, илеңә карата кызыксыну арта.
Бакчага 63 бала йөрсә, шуларның 47 се – татар, калганнары азәрбайҗан, әрмән, татар, чуаш милләтеннән. Бәйгеләрдә алар да үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыра.
– Бер сүз татарча белмәгәннәр дә өйрәнә монда. Әрмән малае Оганес та, аның апасы Лариса да татарча сөйләшә. Азәрбайҗан кызы Зәйнәп русча аралаша иде, хәзер ул да татарчага күчте. Ятларга татарча шигырьләр бирәбез. Баштарак әниләре, өйрәнми алар, дия иде. Хәзер инде үзләре дә тырыша. Әти-әнидән башламасак, бернинди нәтиҗә юк. Бакчада әйткән бакчада гына калачак. Татар теле тәрбиячесе Эльмира Шарапова рәсемен дә ясый, әкият геройларын да җанландыра. 9 тәрбияче, тәрбияче ярдәмчеләре, тәмле итеп ашлар әзерләүче пешекче кызларның барысы да бер эштән дә калмый. Бар хезмәтне дә бергәләп башкарабыз, – ди Гөлфия Ибәтова.
Гөлфия Ибәтова 21 ел Әмир мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларын укыткан. Аннан 13 ел «Ландыш» балалар бакчасында эшләгән. Татар бакчасына туган телне күтәрү өчен чакырганнар аны. Өмет баглаганнар икән, димәк, аклыйсы! Хезмәтен бәяләп, быел август киңәшмәсендә «Мәгариф өлкәсендәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләгәннәр.
Бәйге арты бәйге узып тора монда. Һәр көн үзе бер бәйрәмгә тиң. «Замана гаиләсе», гаилә бәйрәмнәре дисеңме, шәҗәрә конкурсымы – һәрберсендә балалар да, әти-әниләр дә теләп катнаша. Тиздән «Каз өмәсе» гөрләячәк. Ике елдан артык вакыт эчендә сабыйлар үз көчен нинди генә бәйгеләрдә сынамаган. «Иң яхшы вокаль ансамбль» район бәйгесендә беренче урын алганнар. Театр түгәрәге дә эшли. Сабыйлар актерлык осталыгына өйрәнә. Һәр ел спектакль куеп, «Сәяр» бәйгесендә тәкъдим итәләр. «Бозда һәм суда сак бул» дигән республика бәйгесендә Сәминә Җиһаншина беренче урынны алган. Җәлил укулары, «Тукай безнең йөрәкләрдә» бәйгесендә дә алдынгылыкны бирми ул. Олимпиадаларда да катнашып, җиңүләр яулыйлар. Быел бакчада «Чишмәкәй» газетасы чыга башлаган. Аның битләрендә – бакча тормышы, әти-әниләргә киңәшләр… Ватанны ярату хисе дә кечкенәдән сеңсен, диләр. Әти-әниләр белән ярминкәләр үткәреп, табыштан кергән акчаны махсус хәрби операциягә җибәрәләр. Ел саен Әфган, Чечня сугышында катнашкан ветераннарны чакырып, очрашу үткәрәләр. Әти-әниләр белән музейларга йөриләр. Менә шулай бер көн дә заяга узмый.
Бакчада юл йөрү кагыйдәләрен дә өйрәтәләр. Балалар «Кечкенә оста» конкурсында повар, эколог һәм башка белгечләр булып осталыгын күрсәтә. Кул эшләренә дә өйрәнеп үсәләр. Макулатурасын да җыялар. Тормыш дәресләрен бакчадан ук үтәләр, кыскасы. Кайсы әти-әнигә баласының сәләтле, тәрбияле булып үсүе ошамый ди? Уңышлы баланы бергәләп тәрбияли алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев